Хезмәт хакына минималь түләү күләме артачак
Россия дәүләт думасы 2024 елда хезмәт хакына минималь түләү күләмен 19 мең 242 сумга җиткерү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Думадагылар белдерүенчә, 2024 елда хезмәт хакына минималь түләү күләме яшәү минимумыннан 14,2 процентка күбрәк булачак.
Быел хезмәт хакына минималь түләү күләме – 16 мең 242 сум. 2024 елда ул 18,5 процентка арттырылачак икән.
Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин искәрүенчә, хезмәт хакына минималь түләү күләмен 2024 елның 1 январеннан 18,5 процентка арттырырга ил Президенты Владимир Путин үзе кушкан. Володин әйтүенчә, бу чара халыкның керемен арттыруда мөһим урын алып торачак. Аны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, илдәге 4,8 миллион кешенең хезмәт хакы арта, ди.
Хезмәт хакына минималь түләү күләмен арттыру, шулай ук, социаль иминият (страхование) түләүләренә, шул исәптән, вакытлыча эшкә ярамаган очракта, “больничыный”лар, йөклелек һәм бала тапканнан соң бирелә торган пособиеләргә дә тәэсир итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев