Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан авылларда бәйрәм чаралары узды
4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен зур чаралар белән билгеләп узды.
Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак 2005 елдан билгеләп үтелә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан районнардагы авыл мәдәният йортлары бай программа әзерләде.
Безгә дә бу хакта хәбәр итүчеләр шактый булды. Теләче районының Субаш авылыннан Татьяна Романова:
«Безнең авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне һәм Гаилә елы уңаеннан матур концерт узды. Чараны алып баручы кызларыбыз – әниле-кызлы Ләйсән һәм Регина Павловалар – үзләренең тапкыр да, шаян да сүзләре белән халыкны сөендерде. Авылыбызның парлы гаиләләре: Мироновлар, Новиковлар, Петровларның чыгышын тамашачылар җылы кабул иттеләр. Алар халкыбызның җыру-биюләрен оста итеп башкардылар. Бәйрәм кунаксыз булмый, күрше авыллардан килгән үзешчәннәрне дә тамашачы зур алкышларга күмде. Ә инде концертның бизәге – карендәшебез Татарстанның халык артисты – Олег Фазылҗанов булды. Кичәбез ахырында Теләче районының керәшен җәмгыяте җитәкчесе, оештыручыларга һәм ерак араларны якын итеп килгән катнашучыларга рәхмәтләрен, матур теләкләрен җиткерде”.
Башкортстанның Бакалы районындагы Нәҗип Асанбаев исемендәге район мәдәният сараенда да онытылмаслык программа әзерләнде дип яздылар:
“Анда элгәреге традицияләр һәм хәзерге заман яшәеше күренешләре гармонияле үрелеп барды. Бердәмлекнең уникаль атмосферасы тудырылды. Корчай авылындагы "Идәшбаш", Яңа Балыклының “Туганайлар” фольклор ансамбльләре дә әлеге Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Син һәм мин – бер гаилә" концертында катнашты».
3 ноябрь көнне Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендәге "Чулпы" керәшен халык фольклор ансамбле, "СӘЯР" керәшен халык вокал ансамбле солистлары, Иске-йорт авыл клубында узган "Гаилә – ныклы терәгем " дип исемләнгән хәйрия концертында булып кайттылар.
Балык Бистәсенең Кызыл Йолдыз һәм Алан-Полян авылы клубларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган танып-белү программасы үткәрелгән. Монда төрле кызыклы күренешләр күрсәтелгән, әкиятләр укылган.
3 ноябрь көнне Мамадыш районының Албай авылы мәдәният хезмәткәрләре көче белән бердәмлек көне унаеннан “Тату гаилә – бәхетле гаилә” дип аталган бәйрәм чарасы уздырылган.
Саба районының Кырбаш авылы клуб җитәкчесе Надежда Черненко «Нардуган» фольклор коллективы белән "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең туры эфирында чыгыш ясарга чакырылды. Программада һәркем үзенең истәлекләре белән уртаклашты, гармун астында җырулар башкарылды, фольклор коллективтагы Роза Зәкиева үзе язган шигырьләр сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев