Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимирдан Чулаковлар: «Яшьләргә киңәшебез: хәзерге матур замананы әрәм итмичә яшәсеннәр»

Мамадыш районының Владимир авылыннан Роза һәм Григорий Чулаковлар 63 ел парлап гомер итәләр.

Чибәр, җыр-моңга гашыйк Роза, авылның оста гармунчы егете Григорий белән яшьлек елларында «түгәрәк уен»да таныша.

«63 ел бергә яшибез. Яшьләргә киңәшебез шул: хәзерге матур замананы әрәм итмичә, матур яшәсеннәр. Ачлы-туклы заманда, нужа тормышларда өйләнешсәк тә, бирешмәдек. Әз генә ачуланышмыйча булмыйдыр, ә аерылышу дигәне башыбызга да килмәде. 28 ел әниебез белән яшәдек. Мал да асрадык, урман эшендә дә катнаштык. Ашаган ризыгыбыз да санаулы, кипкән ипидән артмаган чаклар шактый булды. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, олыларга юл биреп яшәдек», — дип сөйләделәр һәм җырлап та күрсәттеләр алар. 

Чулаковлар гомер буе игелек кылып яшәгәннәр. Элек авылның бер очында салам түбәле йортта ялгыз Марфа әби яшәгән. Караучысы да, булышучысы да булмаган. Коеп яңгыр яуган бер көнне, шул әбине кызганып, үзләренә кертеп, гомер азагына кадәр тәрбияләп яшәгәннәр. Соңгы юлга да үзләреннән озатканнар.

«Бер тапкыр кунаклар килгәч, бар игътибарым шуларда булып, Марфа түтине ашарга чакырырга онытканмын. Шул хәл һаман искә төшеп, йөрәгем сызып куя», — дип искә алды Роза Романовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев