Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның улы өйләнде
Өч малай әтисе Виталий Агапов төпчек улы Владиславны өйләндерде. Килен - Регина исемле. Туй мәҗлесе Чаллы шәһәренең затлы ресторанында узган. 150дән артык кунак килгән.

“Без кунак буларак та утырдык. Котлап җырладык та. Виталий Агапов белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез. Бик матур туй булды”, - ди җырчы Айгөл Шәйхетдинова.

Агаповларны чын күңелдән котлыйбыз, яшьләргә бәхетле гомер телибез!
Нет комментариев