Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева: «Синең яныңа килсәм, тынычланам»

Винера Ганиева ире каберенә һәйкәл куйдырткан

Винера Ганиева ире Камил каберенә һәйкәл куйдырткан. Ул үз сәхифәсендә һәйкәлне туй көннәренә өлгертәсе килүе, бу көнне туганнары һәм дуслары зыярат кылырга киләчәге һәм «Курган» зиратында эшләүче егетләрнең һәйкәлне берничә көнгә алдан өлгертүеләре турында язган.

«Яратканым, җаным минем. Безнең туй көнебезгә өлгертәсем килде. 22 августта дуслар, туганнар яныңа киләләр. Ә мин синең яныңа барып кайтсам тынычланам. Сиңа барысын да сөйлим. Өйдә, бакчада — тәртип. Агачларга, үләннәргә, чәчәкләргә су сибәм, кошларыбызны ашатам. Син аларны яратып тәрбияли идең, мин дә хәзер аларны яратып карыйм, Син бит барысын да күрәсең. Күңелемнең нуры, йөрәгемнең кылы, җырларымның моңы идең, Камилем минем. Гомерлек мәхәббәтем минем», — дип язган Татарстанның халык артисты.

Җырчыга яраткан тамашачылары түземлек, сабырлык, ә мәрхүмнең рухы шат булуын теләгән.

"Интертат"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев