Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева: Мине калдырып киткәненә бер ел була инде

Җырчы мәрхүм иренә шигырь юлларын багышлаган Тулырак:

Татарстанның халык җырчысы Винера Ганиева мәрхүм тормыш иптәшен сагынуын шигырь юллары белән белдергән. Ул йорты фотосын куйган һәм янына Гөлнур Галимованың шигырен язган.

Инстачылар җырчыга матур теләкләр белдергән һәм күркәм сабырлык теләгән.

 

БЕР ЕЛ БУЛА ИНДЕ, БЕР ЕЛ БУЛА,

СИНЕҢ МИНЕ КАЛДЫРЫП КИТКӘНГӘ,

ҖЫЛЫ СҮЗЕҢ, НАЗЛАРЫҢНАН МИНЕ,

СӨЮЕҢНӘН МӘХРҮМ ИТКӘНГӘ.

НИЧЕК ИТЕП КИТӘ АЛДЫҢ СОҢ СИН,

БЕЛӘ ТОРЫП СИНСЕЗ СУЛГАННЫ,

ӘЛЕ ГЕНӘ КЕБЕК ИДЕ ДӘ БИТ,

ШУЛ КАДӘРЛЕ ГОМЕР УЗГАНМЫ?


МИН ИДЕМ УЛ СИНЕҢ СӨЙГӘН ГӨЛЕҢ,

СУСАП-СУСАП СИНЕ САГЫНГАН,

МИН ИДЕМ УЛ СИНЕ ӨЗЕЛЕП СӨЙГӘН,

СИН ДИП КЕНӘ КҮККӘ ТАБЫНГАН.


СИНСЕЗ КӨННӘР ЯКТЫ БУЛА АЛМЫЙЛАР,

СУЛЫШЫҢНЫ КИЛӘ ТОЯСЫМ,

БИК САГЫНАМ СИНЕ, БИК ЮКСЫНАМ,

ЙӨРӘКТӘГЕ СҮНМӘС КОЯШЫМ.


ГӨЛЛӘР ШИҢДЕ ИНДЕ СУЫК ҖАНДА,

АЙДА ЯЛГЫЗ ЙОЛДЫЗ АТЫЛГАН,

ӘЛЛӘ НИНДИ САГЫШ ЧОРНЫЙ ЖАННЫ,

БӘЛЛҮР ЙӨРӘККӘЕМ ВАТЫЛГАН.

 

ИТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев