Виктор Хрулевның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды
Хәбәрләр

Виктор Хрулевның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды

Зәй рйонының үзәк китапханәсендә җирле рәссам Виктор Хрулевның «Талант елларга буйсынмый” дигән күргәзмәсе ачылды.

Виктор Васильевичның 70 еллык юбилеена багышланган күргәзмәне ачу тантанасында  танылган рәссамнар, Татарстанның рәссамнар берлеге членнары,  туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, рәссам иҗатын яратучылар катнашты. Алар картиналарны карап чыгып, фикер алыштылар.  Виктор Хрулев үзенең тормышындагы мөһим вакыйгаларны искә төшерде, иҗат юлы турында сөйләде, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Чыганак


Нет комментариев