Валентина Максимова: Тамакса заманча киемне тагын да матурлата
Керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече, этнограф Валентина Максимова заманча тамаксалар ясаган
Гаилә һәм милли бәйрәмнәрдә заманча күлмәкләр белән мондый тамаксаларны тагу күркәм күренеш. Моңа өстәп, тамакса безнең керәшенлекне күрсәтеп тора.
Валентина Максимова тамаксаларны ике төрле модельдә ясаган. “Зуррагы – милли этник костюмнар белән тагу өчен булса, кечерәге заманча киемнәр белән килешәчәк”, - ди автор.
“Тамаксалар элек ике-өч рәт тәңкәләрдән торган. Аны күбрәк яшь кызлар таккан. Түшлек, исә, бөтен түшне каплап торган, зур, озын булган. Анысын хатыннар таккан. Элек хатын-кызлар мондый нәрсәләрне бизәнү әйбере буларак түгел, ә саклавыч итеп кулланган. Бай хатыннары түшлек өстеннән хәтта тамакса да бәйләгәннәр. Элеккеләр начар энергиядән, күзләрдән шулай сакланганнар”, - дип аңлата Валентина Максимова.
Тамаксалар буенча сорауларыгыз булса, редакция номерына 89172509795 (ватсап) языгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев