Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентин Атласов госпитальләргә култык таяклары ясарга материаллар белән булыша

Зәй районының Александр Бистәсе мәктәбендә госпитальләргә култык таяклары ясыйлар. Аны хезмәт укытучысы Нияз Һадиуллин ясый. Алар бу эшне Михаил Атласов белән бергә оештырганнар.

Валентин Атласов таяклар ясау өчен барлык материал һәм детальләр белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшендә башлап йөрүче. Култык таяклары ясарга Александр Бистәсе мәктәбе укучылары да ярдәм итә. Алар хезмәт дәресләрендә култык таякларын шомарталар, солдатларга күтәренке рух биреп, җылы эчтәлекле хатлар язалар.

Тиздән Зәйдән госпитальләргә чираттагы гуманитар ярдәм озатылачак. Алар арасында Ал. Бистәсе мәктәбендә ясалган култык таяклары да бар. Таяклар ясау өчен барлык материал белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшендә башлап йөрүче, район керәшеннәр җәмгыяте һәм чернобыльчеләр берлеге җитәкчесе Валентин Атласов тәэмин иткән. Агачын табып, аны ярдырып, кирәкле детальләрне култык таяклары ясаучыларга китереп биргән Валентин Александрович.

Шулай ук Ал. Бистәсе мәктәбендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар. Яңа елга кадәр укучылар технология укытучысы Нияз Һадиуллин белән берлектә бер меңнән артык окоп шәме ясап озаттылар. Бу юлы китүче гуманитар ярдәм аша алар 100дән артык окоп шәме җибәрергә тырышалар.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев