Татарстанның халык артисты Вадим Захаров социаль челтәрдә үз авырлыгы турында сөйләп үткән.
Яраткан җырчыбыз ябыгу, тазаруга карата үз фикерен белдерде.
— Күптән күрешмәгән кешеләр күрәләр дә: «Вадим ябыккансың, тартылгансың, җыелгансың», — диләр. Нәрсәсе тартылып җыелгандыр инде. Тазарсаң: «Бигрәк таза син», — диләр, ябыксаң: «Әллә авырыйсыңмы, ябыккансың», — диләр. Ике елга 30 килограммга ябыктым мин. 30 килограмм! Бик күп. Тагын 30 килограммны ташласам, миннән дә чибәр кеше булмый, — дип шаярта Вадим.
Вадим Захаров икенче сезонга әзерлек эше башлануын да әйтеп үтте. Айрат Ильясов командасы белән «Шоу түгел — концерт 2» дигән өр-яңа программа булачак, дип әйтте җырчы.
Нет комментариев