Уйламый әйтелгәне дә, әйтелми калганы да куркыныч.
Сүзнең көче дә, тәэсире дә зур – моны һәркем белә, әмма кайчак тиешенчә бәяләми. Сәхифәбездәге яңа сорау-җавап та тормыштагы әһәмиятле сүзләргә багышлана. Бүген без Татарстанның халык артисты Вадим Захаров белән сөйләштек.
- Иң кадерле сүз?
– Әни.
- Бирешкәндә тартып торгызган сүз?
– Гаилә.
- Бик каты яралаган, рәнҗеткән сүз?
– Сүз түгел, мөнәсәбәт яралый. Ә яралар төзәлә. Рәнҗегән юк.
- Әйтәсе килеп тә әйтә алмый калган сүз?
– Әнигә «Яратам!» дип аз әйтелде.
- Бүген, хәзер ишетәсе килгән сүз?
– Җайланачак.
Нет комментариев