8 декабрь көнне Казанның “Пирамида” концертлар залында "Болгар радиосы" VI милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды
Казанда "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы гөрләгәндә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров Чаллыда эшләгән. Вадимны да премияле итеп күрәсе килгән тамашачылар аның инстаграмына "Ни өчен Милли премия тапшыру тантанасында катнашмыйсыз?" дип сораулар яудырган. Вадим Чаллыдан кайтышлый аларга видеоҗавап яздырып, инстаграмына куйган.
"Бик зур рәхмәт кайгыртканыгызга, борчылганыгызга! Милли премия тапшыру тантанасында тамашачылар сайлаган җырлар булган. Минем җырларны тамашачылар сайламаган. Мин сезне үз концертларымда көтеп калам, ә иҗатташ дусларымны бүгенге җиңүләре белән котлыйм", - дип сөйли Вадим.
Вадимның инстадашлары арасында бу сайлау гадел булмаган дигән шик белдерүчеләр бар. "Кызганыч, күп кенә без яраткан җырчылар төшеп калган. Алар да бу премиягә лаек иде", - дип язалар аңа.
Вадимга көчле булганы өчен соклану белдерүче дә бар: "Молодец, Вадим! Көчле кеше генә җиңүчеләрне котлый ала", - дип язган бер инстадашы.
"Интертат" сайтыннан алынды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев