Әгәр җырчы булмаса, Вадим ЗАХАРОВтан берәр эшмәкәр чыгар иде кебек. Дуслары белән пластик тәрәзә ясау цехы да ачып карады ул, фермерлыкта да актив катнаша, яңа эшләргә алынырга куркып тормый
— Казан тирәсендә тракторда да эшләдең бит?
— Быел түгел ул. Җәен концертлар әллә ни юк, шуңа авылдан тракторны алып килеп, төзелештә ялланып эшләдем. Акчасын түләделәр, әмма азактан тулысынча биреп бетермәделәр. Эштән куркып торганым юк.
— Нидән куркасың?
— Биеклектән. 16 нчы катта яшибез. Балконнан аска карарга куркыта хәтта.
— Алдыйлармы сине?
— Хәзер бераз каешландым, әмма барыбер, күңелем шундый булгач, бик тиз ышанам.
— Популяр булуыңнан файдаланырга туры килгәне бармы?
— Яшерен-батырын түгел, бар. Кайчак тормышта ниндидер проблемалар килеп чыкканда, танышлар аша хәл иткән булды. Ул яктан популярлык ярдәм итә.
— Күңелеңә бик үк ятып бетмәгән теманы да кузгатып алыйк әле?
— Ябыгу темасы мине ялыктырды... Күңелемә ярамый. “Бөтен артист та ябык була алмый. Сәхнәдә матур кеше дә кирәк бит”, — дип шаяртып җавап кайтарам кайберләренә. Формам шундый. Нәрсә эшләп карасам да, ябыгып булмый.
— Тамашачыларга теләкләрең?
— Тормыштан канәгать булып, авырмыйча, якыннарны югалтмыйча яшәсәк иде. Канәгать кеше — бәхетле кеше, ди бит.
Лилия ЙОСЫПОВА, Чыганак
Нет комментариев