Вадим Захаров белән  блиц-сораштыру
Хәбәрләр

Вадим Захаров белән блиц-сораштыру

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровтан кызыклы җаваплар ишеттек

Вадим, ничәгә кадәр йоклыйсың?

- Көн дә 6:30 да торам. Чөнки, кызымны мәктәпкә илтәсе бар.

Балаларыңа дәрес хәзерләшәсеңме?

-Юк, әниләре шөгыльләнә.

Мәктәптә иң яратмаган дәресең?

- Физкультура. Нишләптер яратмадым.

Уңайсыз хәлгә калган чагың?

- Булгалады инде. Сабада концертта ширинка ябылмаган иде.

Бушка җырлыйсыңмы?

- Әйе.Төрле вакыт була.

Ирешә алмаслык биеклек синең өчен?

- "Миннән чыкмый ул" дигән сүз ошамый инде. Бөтен эшне дә башкарып чыгып була.

Кредитларың бармы?

- Ипотека. Ай саен 37 мең генә түлим.

Йорт салырга җыенасыңмы?

-Әйе, бу минем хыял.

 

 

 

 


Нет комментариев