Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәк банк төп ставканы арттырды

Үзәк банк төп ставканы бер процент пунктына арттырды, диелә регуляторның матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы 100 базис пунктына, еллык 16,00 процентка кадәр арттыру турында карар кабул итте», — диелә белдерүдә.

Төп ставка — Үзәк банк коммерция банкларына бер атнага кредитлар бирә һәм депозитлар өчен акча кабул итәргә әзер булган минималь процент ставкасы ул. Аның күләме инфляция дәрәҗәсенә йогынты ясый.

Россия Банкы инфляциягә каршы көрәшү өчен төп ставканы июль аеннан бирле арттыра. Башта ул бер процент пунктына менде, әмма августта рубльнең бәясе кимү фонында Үзәк банк ставканы 3,5 процент пунктына күтәрде. Сентябрьдә ул — тагын бер, октябрьдә ике процент пунктына күтәрелде һәм 15 процентка җитте.

Үзәк банкның матбугат хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, ел нәтиҗәләре буенча инфляция 7,5 процент тирәсе булыр дип көтелә. Шул ук вакытта, эчке тулаем продукт үсеше өч проценттан артып китәчәк, бу октябрьдәге фараздан югарырак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев