Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Үз илемдә”: Анастасия Васильеваны искә алу кичәсе була

14 апрель көнне Казандагы Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның халык артисты Анастасия Васильеваны (Нәфисә Васыйлова) искә алу кичәсе була.

2023 елның 15 январенда, әгәр исән булса, халкыбызның асыл кошы – Татарстанның халык артисты, күренекле җырчы, гомере буе дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы булган Анастасия Васильевага 80 яшь тулган булыр иде.

Искә алу кичәсе Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең "Җакын дуслар җыелышкач" проекты кысаларында, Теләче керәшеннәре айлыгында уздырыла.

Кичәдә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Россиянең халык артисты Лима Кустабаева катнашуы көтелә. Җырчының туган авылы Субаштан "Нардуган" ансамбле дә киләчәк. Шулай ук, Анастасия Васильеваның коллегалары, иҗатын сөючеләр дә булачак.

Башлана: 17.30 сәгатьтә. Керү ирекле.


Бу темага: 
Субашның моңсар баласы – Татарстанның халык артисты Нәфисә Васыйлова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев