Клара БУЛАТОВА "Ут ае - хут ае" - ди мартны керәшен. Чынлап та бу бәя Бик хаклы, күрәсең. Куәтле булганга, Бересе керүгә, Куакта бөреләр Тулышып өлгерә. Алай да бу хәлгә Ышанып буламы? Сыдырып узмасмы Сыерчык бураны? Терелә алырмы Бураннан калганы? Хафага сала шул Тотрыксыз заманы. ... Әй, шикле-шомлы уй, Ник...
Клара БУЛАТОВА
"Ут ае - хут ае" -
ди мартны керәшен.
Чынлап та бу бәя
Бик хаклы, күрәсең.
Куәтле булганга,
Бересе керүгә,
Куакта бөреләр
Тулышып өлгерә.
Алай да бу хәлгә
Ышанып буламы?
Сыдырып узмасмы
Сыерчык бураны?
Терелә алырмы
Бураннан калганы?
Хафага сала шул
Тотрыксыз заманы.
... Әй, шикле-шомлы уй,
Ник башка керәсең?
... "Ут ае - хут ае" -
ди мартны керәшен.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев