Урта Баграж егете – махсус хәрби операция зонасында яралыларга ярдәм итүче «фәрештә»
Зәй районының Урта Баграж авылыннан карендәшебез Кузьма махсус хәрби операциядә яраланган хәрбиләргә ярдәм күрсәтә.
Кузьма Егоров күп балалы гаиләдә яшьтән үк тырыш булып үсә. Өч бала әтисе 2022 елның октябрендә мобилизация буенча махсус хәрби опреациягә алына. Хәрби зонада сугышчыларны кайгыртучы егет «Батя» позывноен йөртә. Шулай ук, аңа сугышчан иптәшләре үз итеп «Кузя» дип тә эндәшә.
Балачактан ук хезмәт сөючән, кыю һәм тәвәккәл булып үскән егет хәрби зонада күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган.
Ул – эвакуация группасында яралыларны үлемнән саклап калучы «фәрештә».
«Анда үзең турында уйламыйсың, курку артта кала, ничек тә иптәшләреңә булышырга тырышасың. Мин эвакуация вакытында яраландым, үземнең яралануымны сизмичә, дустымны коткардым», — дип сөйли ул.
Күптән түгел отпускка кайткач, Кузьма маскировка челтәрләре үрүче авылдашлары янында булган. Ул туган яктагыларның ярдәме үзләренә ныклык, көч бирүен әйтеп, игелекле эш башкаручыларга рәхмәт белдергән.
Махсус хәрби опреация зонасындагы санитар-инструктор Кузьма Егоров турында «ТНВ — Яңа гасыр» телеканалының «Семь дней» тапшыруында күрсәттеләр.
Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев