Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уразалар файдага булсын!

Әле Олы көн җиткән генә кебек иде, инде Питрау алды ура засына да аяк бастык. Узган елны ул 16 июньнән башланган булса, быел 8 июньгә туры килде. Питрау уразасының төрле даталарга туры килүе дә Олы көн белән бәйле. Гадәттә, ул Пасхадан соңгы 57 нче атнада килә. Тарихта билгеле булганча, иң...

Әле Олы көн җиткән генә кебек иде, инде Питрау алды ура засына да аяк бастык. Узган елны ул 16 июньнән башланган булса, быел 8 июньгә туры килде. Питрау уразасының төрле даталарга туры килүе дә Олы көн белән бәйле.

Гадәттә, ул Пасхадан соңгы 57 нче атнада килә. Тарихта билгеле булганча, иң кыска ураза 8 көнгә, ә иң озыны 6 атнага да сузылырга мөмкин. Монда без Питрау уразасының Олы көн уразасыннан да озынрак булырга мөмкинлеген күрәбез. Ләкин бу иң мөһиме түгел. Тырышып һәм чын күңелдән ышанып тоткан ураза бик зур көчкә ия. Тырышканыбызга күрә Ходай безгә савабын да бирми калмый, әлбәттә. 31 май - Тройсын келәве беткәч Тихвин чиркәве священнигы протоиерей отец Павел (Павлов) халыкка түбәндәге үгет белән чыкты: "Пит рау уразасының кирәклеге һәм пайдасы турында онытырга ярамый. Җомак ишекләренең ачкычы апостол Петр кулында. Бары тик ул гына безгә җомакка эләгергә булыша ала. Җаныбызга да, тәнебезгә дә пайда аласыбыз килә икән, котылу булсын дисәк, без Питрау уразасын тырышып тотарга тиеш. Үзебез тырышмасак, җаныбызга бер пайда да китерә алмабыз. Шуңа күрә барыбызга да тырышу
килсен!"

Тоткан уразаларыгыз файдалы булып, сөенеч китерсен!

Кайчан нәрсәләр ашарга ярый
Понедельник саен: май, ит, сөт һәм балык кушылмаган кайнар ризык лар.
Вторник, четверг, суббота һәм атна көн саен: составына сыек май, ярма, балык, гөмбә һәм яшелчә кергән ризыклар.
Среда һәм пятница саен: май һәм балык кермәгән салкын ризыклар.

Ураза ризыклары
Чияле кекс

Ярты стакан җылымса су, 1 стакан шикәр комы, 2-5 аш калагы сыек май, 1 стакан чия, 250-300 гр. он, берәр чеметем корица, мускат чикләвеге һәм кардамон, 1,5 чәй калагы разрыхлитель, сода, уксус кирәк булачак.

Югарыда күрсәтелгән әйберләрне бербер артлы салып туглыйбыз. Ярты чәй калагы соданы уксус салып сүндерәбез һәм камырга өстибез. Чияләрне ахырдан гына кушабыз. Камыр куе сөт өсте хәленә килергә ти еш. Әзер булган камырны формага салып 180 градус кайнарлык тагы духовкага куябыз.

Бәрәңге белән гөмбәзапеканкасы
7-8 бәрәңге, 250 гр. свежий гөмбә (шампиньон), 2 баш суган, 4 тырнак сарымсак, 3 аш калагы сыек май, ярты чәй калагы тимьян, кара борыч, тәменчә тоз кирәк булачак.

Бәрәңгеләрне әрчеп, түгәрәкләп, суганны ваклап турыйбыз, сарымсакларны кыскыч аша чыгарабыз, гөмбәне майда кыздырып алырга да мөмкин. Табага юка рәтләр ясап бәрәңге, гөмбә, суганны тезәбез. Араларына тәмләткечләр һәм сарымсакны сибәбез дә духовкага куябыз. Яртысәгать дигәндә запеканка әзер.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Надежда ТОКРАНОВА
әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев