Үрәсбаш балалар бакчасы коллективы ярминкәдә катнашкан
Хәбәрләр

Үрәсбаш балалар бакчасы коллективы ярминкәдә катнашкан

Кукмарада мәгариф учреждениеләренең көзге ярминкәсе узган.

 21 сентябрь көнне Кукмара шәһәрендә традиция буенча ел саен уздырыла торган "Юннат 24" ярминкәсе уздырылды. Быел ул Гаилә елына багышланган иде.

«Ярминкәдә Үрәсбаш авылы балалар бакчасы коллективы да катнашты. Безнең бакча коллективы бу бәйрәмгә ныклап әзерләнде. Яшелчәләр җыйнап алынганнан соң,  әзерләнергә тотынабыз. Әти-әниләр дә бик теләп ярдәм итәләр. Яшелчәләрдән төрле фигуралар, әкият геройлары ясыйбыз. Балаларның сөенүләре, мактый-мактый сөйләүләре үзе бер куаныч. Ярминкәгә барыр алдыннан барысын да тезеп куеп, балалар белән бәйрәм ясап алабыз. Бүген ярминкәдә кишер, суган саттык», – дип сөйләде бакча мөдире Любовь Павлова.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев