Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уч төбе кадәрле фото кадерле хатирәләр саклый

Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылыннан Евдокия Толстова «Аулак өй» күренеше сурәтләнгән фото турында сөйләде.

Бу истәлекле ретро фото Россия дәүләт музей фонды каталогында саклана. Аннан яшьлек үзе сиңа карап тора сыман. Бу фотога — 31 ел.

— Беренче әзерләгән «Аулак өй» күренеше фотосы! Балык Бистәсе районының Котлы Бүкәш мәдәният йорты, 1992 ел. Район мәгариф бүлеге җитәкчелеге тарафыннан оештырылган конкурс иде ул. Фотода (сулдан уңга): Анна Степанова, Югары Тегермәнлектән килгән укытучы Земфира Галимова, мин (Евдокия Толстова (ул вакытта Баширова идем әле), Валентина Трофимова, Любовь Волкова, Валентина Якушина. 

Анна, Валя һәм Любовь бик матур җырлыйлар иде. Ә Валентина Трофимова, җырлавы гына түгел, сәхнәдә рольне оста итеп башкаруы белән дә таң калдырды. Шушы фотога карап, еллар үткәч тә беренче карлыгачларым белән горурланып утырам, — дип сөйләде Евдокия Толстова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев