Соңгы кыңгырау-мәктәп укучылары өчен җәйге каникулларның бәхетле чоры башлануы турында күптән көтелгән хәбәр.
Чыгарылыш класс укучылары өчен ул мәктәп белән хушлашу, олы тормышка аяк басу дигәнне аңлата.
Тукай районының Мәләкәс урта мәктәбендә дә соңгы кыңгырау чыңлады.
"Чарада мәктәпне тәмамлаучыларны котладылар. Авыл һәм районның мәдәни тормышында актив катнашкан өчен Вера Солдатова һәм Лиана Черемныхка рәхмәт хатлары тапшырдылар. Алар “Питрау” балалар фольклор ансамбле һәм “Яшьлек” хореография коллективы солистлары", – дип хәбәр иттеләр мәдәният йорты хезмәткәрләре .
Нет комментариев