2020 елда язылучылар саны 5 мең иде
"Туганайлар" газетасы замана белән атлап бара һәм актив рәвештә үз аудиториясен социаль челтәрләрдә үстерә. Бүгенгесе көндә газетаның инстаграммдагы язылучылар саны 10 МЕҢнән артып китте.
Инстаграмдагы аудиториягә карап, аккаунт татарча алып барыла. Ин популяр постлар: авыл тормышы, танылган керәшеннәр һәм милли бәйрәмнәр.
2020 елда язылучылар саны 5 мең иде, быел ул ике тапкырга артты.
Подписчикларның 44% Казаннан, 12% Яр Чаллыдан, 8% Уфадан, 3% Уфадан, 1% Әлмәттән, ә калганнары җир шарының башка почмакларыннан. Хатын-кызлар саны 71%, ә ир-атлар - 29%.
Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт!
Нет комментариев