Инстаграм сторисларында маскалар кулланып, фото һәм видео төшерү хәзер бик популяр. Шуңа күрә, керәшен карендәшләребез өчен үз маскабызны булдырдык
Масканы куллану бик җайлы. Моның өчен безнең Инстаграм битебезгә @kryasheny_tuganaylar кушылырга (подписаться) һәм маска төшерелгән төймәгә басарга кирәк.
Маска берничә төрле сүзтезмәләрдән тора. “Керәшен чибәре” , “Арумысез”, “Бас әле, ыстанокка” һәм башка сүзләр экранга баскан саен алышына. Күзләрне ачып-йомганда керәшеннәрнең символы булган кечкенә айбагыр рәсемнәре атыла.
Карендәшләр, маскабызны кулланганда сторисларыгызда безне билгеләргә онытмагыз!
Нет комментариев