Түбән Камадагы халыклар дуслыгы йортында мәктәп укучылары өчен фолк дәрес уздырылды
Түбән Камадагы 24нче лицейның 6 класс укучылары керәшеннәргә багышланган фолк дәрестә булдылар.
Дәресне Түбән Кама керәшен оешмасы председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова һәм «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина, «Җиз кыңгырау» ансамбле солисты Валерия Васильева уздырдылар.
Халыклар дуслыгы йортындагы керәшен музеенда уздырылган бу дәрестә малайлар Түбән Кама төбәгендәге Актүбә, Чәбия керәшеннәренең элгәреге тормыш-көнкүреш кирәк-ярагы, борынгы киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныштылар. Аларны тамакса, түшлек кебек бизәнү әйберләрендәге борынгы көмеш тәңкәләр аеруча кызыксындырды. Иләгән он салына торган җилпучны да кат-кат әйләндереп карадылар.
Кыскасы, музейдагы экспонатлар лицей укучыларында бик күп сораулар уятты. Фолк дәресне алып баручылар балалрның барлык сорауларына да тулы җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев