Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районы мәдәнияте көнендә керәшеннәр дә катнашты

Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә оештырылган күргәзмәдә һәм концертта карендәшләребез аерылып тордылар.

23 май көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәге Түбән Кама районы һәм шәһәре үзешчәннәренең, андагы милли җәмгыятьләрнең зур бәйрәм мәйданына әйләнде.

Түбәнкамалыларны күрергә килүчеләрне ул төбәктә яшәүче төрле милли җәмгыятьләрнең күргәзмәләре каршы алды. Ул күргәзмәләр арасында керәшеннәр оештырганы үзенең җете төсләре, бай экспонатлары белән ерактан ук үзенә тартып торды. Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең тарихын һәм эшчәнлеген чагылдырган зур стенд. Шуның янында ук – керәшен милли киемле егет һәм кыз-курчаклар. Борынгы чигүле ашъяулык ябылган махсус өстәлдәге төрледән-төрле чигешле бистәрләр, тамаксалар, түшлекләр... Бу экспонатларны сокланып караучы кунакларны, керәшен милли ризыгы белән дә сыйладылар. Җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова аларны һәм, шулай ук,жюри членнарын Түбән Кама керәшен җәмгыятенең тарихы, хәзерге эшчәнлеге, шәһәр һәм район авылларындагы фольклор ансамбльләре белән таныштырды. Заманында яшь шәһәргә нигезләрен биреп, җир йөзеннән югалырга мәҗбүр булган керәшен авыллары Чәбия һәм Актүбә тарихына да тукталды.

Күргәзмәне караучылар каршында “Җиз кыңгырау” ансамбленнән Арина Кадыйрова белән Владислав Домолозов “Келәтле авылы” көен җырладылар.

Концерт сәхнәсенә “Сүрәкә”, “Баш чишмә” һәм “Җиз кыңгырау” ансамбльләре берьюлы чыгып, бергәләп сәхнәләштергән ”Нардуган” бәйрәмен күрсәттеләр.

Жюри члены, фольклорчы галим Геннадий Макаровның: “Милли йолаларыбызны, милли киемнәребезне бик матур итеп күрсәттегез. Алга таба да шулай дәвам итегез”, – дип әйтүе олы бәя булып яңгырады.

Бу иҗат кичәсендә катнашкан үзешчәннәр үзләренә Казанның “Сәйдәш” үзәгендә оештырылган Түбән Кама районы мәдәнияте көнендә катнашу мөмкинлеге тудырганы һәм һәрьяклы ярдәме өчен, җирле керәшен җәмгыятенең алыштыргысыз җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага рәхмәтле.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев