Түбән Кама кызы Валерия Михайлова онлайн конкурста катнашып I дәрәҗә дипломга лаек булган
Валерия әхлакый-патриотик тәрбия буенча «Минем кече Ватаным» Бөтенроссия конкурсында катнашкан.
Конкурсның максаты: укучыларны үз Республикасының табигый һәм мәдәни мирасын, Россия халыкларының милли традицияләрен өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, аларның интеллектуаль һәм рухи-әхлакый үсешкә индивидуаль һәм коллектив ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеккә җәлеп итү.
Валериянең әнисе Валентина Михайлова белән сөйләштек:
“Нинди генә уңыш булса без сөенәбез. Валерия кечкенә чагыннан ук җырларга ярата. Бик яратып керәшен җыруларын да, русча да, татарча да җырлый. Үзебез чыгышыбыз белән Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан. Түбән Камада яшибез. Укей кушаматлы Коля белән Нинаның оныклары була инде Валерия. Әбисе Нина да ансамбль солисты иде, җырга сәләт аннан да килгәндер. Валерия Ольга Вәлиуллина җитәкчелегенәге “Җиз кыңгырау” ансамбленә йөри. Быел музыка мәктәбен тәмамлаячак. Әле шушы көннәрдә генә «Минем кече Ватаным» III Бөтенроссия конкурсында “Матушка Земля” җыры белән катнашып I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев