Төсле фотосурәтләр белән тулыландырылган әлеге китапта Түбән Кама шәһәре һәм авылларында яшәүче керәшен халкының тормышы, эшчәнлеге, уңышлары һәм аның тарихы тирән яктыртыла
«Түбән Кама "Керәшен"этнографик оешмасы җирле керәшен халкы турында шәһәребезнең "Гүзәл" нәшриятендә дөнья күргән «Кояшка очучы ак каз"/Белый Гусь, летящий к солнцу» дип исемләнгән китабын беренчеләрдән булып безнең китапханәгә тапшырды.Оешма җитәкчесе Тамара Алексеевна Багаутдинова исеменнән китапханәбез адресына бирелгән зур бәяләмә өчен дә, хөрмәтләп безгә тапшырылган искиткеч тирән, бик кирәкле,эчтәлекле китап өчен олы рәхмәтебезне, зур ихтирамыбызны җиткерәбез.

Алга таба да керәшен җәмгыяте белән тыгыз, эчтәлекле эшләр. башкарырга язсын!», – дип яздылар Түбән Каманың Г. Тукай исемендәге үзәк һәм милли-туган якны өйрәнү китапханәсеннән.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Фото
Нет комментариев