12 июнь көнне Үри Чаллысы авылында Тройсын-Җапрак бәйрәме үткәрелде
Бәйрәмдә шәп команда: алып баручы – Олег Фазылҗанов, җырчы кызлар Милена Новикова һәм Снежана Андреева халыкка бер минут та тик торырга бирмәде. Бәйрәмдә Татьяна Ефремова да керәшен җыруларын башкарып, һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
“Көрәш, милли уеннар, җыр-бию... Хатын-кызлар арасында оештырылган велосипед ярышлары гына ни тора! Бу кадәр халыкның җыелганы юк иде ахры әле. Бик күңелле булды. Оештыручыларга, алып баручыларга олы рәхмәтләр. Башбатыр булып Биектау егете Төхвәтуллин Илмир калды. Спонсорлардан бүләкләр дә әзерләнгән иде”,– дип яздылар үрилеләр.
Нет комментариев