Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмтедә "Казанский" быел узачакмы?

Ел да 21 июль көнне Теләче районының Тәмте авылында престол бәйрәмнәре - "Казанский" уздырыла иде. Быел ул булачакмы?

Әлбәттә! Бүгенге көндә кышын 5 хуҗалыкка калып, җәйгә чыгуга 12-гә әйләнеп, үз көенә көн күреп ятучы авыл ул Тәмте. Ничек тә, үз көчләре белән, ата-баба җоласын үтәргә тырышалар. "Безнең авылда бу бәйрәм атеизм елларында да, сугыш вакытында да бетеп тормаган, - ди бәйрәмнең төп оештыручысы Николай Иванов. - Хәтта 1921 нче ел - ачлык елында да минем җырак бабай көрәштә баш батыр булып калган. Аңа бүләккә бер метр тирәсе ситсы биргәннәр. Заманына күрә шул да бик зур бүләк булган".

Тәмтелеләр көрәштә үз авыл традицияләрен саклыйлар икән. Авылдашлар аны "чиста көрәш" дип атыйлар. "Махсус көрәш карарга дип килүчеләр күп, бездә генә шулай көрәшәләр", - ди Николай.

Тәмтелеләр кунакка быел "Ак каз", "Нардуган", "Нур", "Айбагыр" коллективларын көтәләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев