Зәй туган якны өйрәнү музеенда "Музейга экспонат бүләк ит" акциясе башланган
Акция кысаларында район халкы тарихи кыйммәткә ия булган документларны, фоторәсемнәрне, кулъязмаларны, күренекле шәхесләрнең шәхси әйберләрен музейга тапшыра ала. "Музей бусагасын атлап кергән һәркем бүләк тапшырып кына чыгып китми, ул заллар буйлап йөреп, тарихны тагын бер кат барлап чыга, үзе өчен шактый гына мәгълүмат ала, хәтер яңарта", - дип хәбәр ителә "Зәй офыклары" газетасының сайтында.
Өстәмә мәгълүматлар алу өчен телефон: 6-62-76, 6-63-68.
Нет комментариев