Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләчедә — Изге урыннар буенча

Күптән түгел Теләчедәге Алла Анасының Ару Бөркәнчеге хөрмәтенә төзелгән чиркәүдә (Покров храмы) бәйрәм литургиясеннән соң музей һәм Теләче җирләре Изге урыннары буенча паломниклар маршруты ачылу тантанасы узды.

Миро алып килүче хатын-кызларны олылый торган бу көндәге келәүне Казан духовная семинариясе ректоры, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек бүлеге рәисе протоиерей Владимир Самойленко җитәкләде. Аңа чиркәүнең настоятеле иерей Алексей Павлов ярдәм итте.

Келәүгә җирлекнең рус православ халкы белән беррәттән, керәшен авылларыннан да прихожаннар килгән иде. Шулай ук, тантанада район җитәкчелеге, меценатлар, иҗтимагый оешма вәкилләре дә бар иде. Аерым алганда, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитет җитәкчесе Людмила Белоусова үз чыгышында, Теләче чиркәвенең яктылыгын, матурлыгын һәм отец Алексей белән яшьләр өчен мөһим проектлар алып барганнарын билгеләп узды. Православ хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, чиркәүдә күпчелек булган хатын-кызларга сәламәтлек теләде. 

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле келәү барышында дини иман җырулары башкарса, келәүдән соң, урамда керәшен җыр-биюләрен яңгыратты. 

Теләченең әлеге храмына нигез 1771 елда салына. Совет чорында чиркәү бинасында район дәваханәсенең инфекция бүлеге, аннары тулай торак һәм икмәк пешерү урыны урнашкан. Храмны торгызу эшләре 2000 елларда башланган. Төзекләндерү эшләре вакытында борынгы качлар, иконалар табыла. Бу изге нәрсәләр теләсә кайда ятмасын дип, отец Алексей храмда музей булдыру һәм бирегә паломниклар китерү уе белән яна башлый. 

— Безнең команда зур эш башкарды: архивлар өйрәнелде, җирле халыктан сораштырулар үткәрелде, музей экспонатлары тупланды. Проект Россия Президентының мәдәни башлангычларга ярдәм фонды булышлыгы белән тормышка ашырылды. Безнең бу музей-тарихи киңлегебез христиан диненең Теләче авылында гына түгел, ә бөтен районда таралуын тасвирлый. Бу беренче шундый проект, — дип билгеләп узды отец Алексей. 

Чиркәүдә урнашкан музейда Теләче авылындагы борынгы храмның тарихын гына түгел, ә Абди, Ачи, Шармаши авыллары чиркәүләренең тарихын, районда керәшен дини миссиясе (ХIХ-ХХ гасырларда) эшчәнлеге турында да белергә мөмкин. Казулар вакытында табылган борынгы качларны һәм тәреләрне, чиркәү савытларын һәм көнкүреш әйберләрен дә күрергә мөмкин.

Алга таба зур эшләре — Теләче районындагы паломниклар маршрутын киңрәк җәелдереп, халык арасында популярлаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев