Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшен җәмгыяте үз тарихын барлады

Түбән Камада керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенә 30 ел тулды

Тарих сәхифәләреннән

Бу як керәшеннәренең ныклы бер традициясе бар. Олы көн бәйрәмен алар, елның-елында, шәһәр һәм район халкы арасыннан керәшен культурасын яратучыларны җыеп, Халык иҗаты йортында зурлап уздыралар. Бу инде утыз елга якын дәвам итә. Халык иҗаты йорты фойесында бер төркем яшьләр ишектән керүче һәркемне, гадәттәгечә, “Христос терелеб торган”, дип каршы алалар. Аз гына эчкәрәк үтүгә түгәрәк уен гөрли. Керәшен җырулары, керәшен көйләре... Боларны күргәч, хәтер керәшен җәмгыяте тарихын барлап, узганнарга йөгерде.

1986 елның 12 апрелендә җирле дубляж газетасы булган “Ленин нурлары”нда танылган язучы Рахмай Хисмәтуллин һәр керәшен күңеленә май булып ятарлык фикер язып чыккан иде: “Без гаҗәеп зур байлыгыбызны белмичә яшибез икән. Бу кадерле халык энҗеләрен бергә туплап, киләчәктә аны тормышыбызга хезмәт иттерү өчен, махсус шушы дөнья белән шөгыльләнә торган аерым керәшен ансамбле кирәк. Шәһәребездә андый керәшен ансамбле тиз көндә оешырга һәм керәшен авылларындагы фольклорны туплауга һич кичекмәстән керешергә тиеш”.

Ә ул язмага керәшеннәргә багышлап “Җидегән чишмә” кичәсе оештырылуы һәм анда Татарстанда беренче мәртәбә керәшеннәрне, аларның рухи мирасын халыкка күрсәтү сәбәп булган иде.

Түбән Камада керәшен ансамбле оештырылып, 1994 елның 22 апрелендә (җитәкчесе – Анна Бутяева) сәхнәгә чыкты. Бу ансамбльгә кадәр әле 1992 елда җирле керәшен җәмгыяте төзелгәнен дә, шулай ук, ул рәсми теркәлгәнгә кадәр керәшеннәрне оештыру буенча беренче талпынулар булганын искә төшерик. Ул хакта газетада Василий Игнатьев: “Җәмгыять юктан бар булмады, аның өчен еллар дәвамында ныклы җирлек хәзерләнеп килде һәм монда үзләрен керәшен дип санаучы ихтирамга лаеклы кешеләребез зур өлеш кертте”, – дип язды. Ә ул кешеләрнең берсе – Актүбә, Чәбия керәшеннәре ярдәмендә 100ләп экспонат туплап, үзе укыткан 2нче мәктәптә этнографик музей почмагы оештырган Анна Бутяева.

Виктор Шадрин, Василий Игнатьев, Максим Адылев, Феня Хәбирова, Петр Ибаев, Никифор Тукмачев, Климентий Кузьмин һәм башка зыялы керәшеннәр башта – химкомбинатның торак-коммуналь идарәсендәге бер бүлмәдә, соңыннан Халык иҗаты йортының кече залында җыелышалар. Максат – керәшеннәрне бергә туплау, үз җәмгыятьләрен оештыру. Соңрак, аларга Вениамин Князев, Анатолий һәм Геннадий Богатыревлар килеп кушыла. Әмма күп очракта, күп нәрсә сүздә, хыялда гына калучан. Ярый әле, базар директоры Тамара Баһаветдинова үзенә генә хас тәвәккәллек белән җирле керәшен җәмгыятен оештырып, аны рәсми теркәтүгә алынды. Бертуган сеңелесе Клавдия белән берлектә, җәмгыятьнең үз исәп-хисап счетын ачты. Беренче взносны ул чагында этилен үткәргечләр заводы директоры булып эшләүче Геннадий Богатырев күчергәнен дә әйтик. “Барысын да җайга салганчы, вакытлыча гына эшләп торам”, – дип әйткән Тамара Алексеевнадан соң җирле керәшен җәмгыятенә, төрле елларда, Климентий Кузьмин, Вениамин Князев җитәкчелек иттеләр.

Керәшеннең асыл заты

Ахыр чиктә, кем әйтмешли, дилбегәне Тамара Алексеевна кабат үз кулына алды. Тарихи гаделлек саклансын өчен, Анна Бутяеваның җирле керәшен ансамблен сәхнәгә алып чыгу өчен, тәрәзә пәрдәләреннән иң беренче сәхнә киеме тегүләре турында сөйләгәнен искәртик. Шул беренче костюмны исәпкә алмаганда, чирек гасырдан артык инде ансамбль кызлары Тамара Алексеевнаның финанс ярдәме белән киенәләр. “Сүрәкә” ансамбленең олылар төркеме өчен керәшен киеме эскизларын ул Алан Полянда яшәгән үз әнисенең сандыгындагы кием өлгеләре буенча тектертеп алган.

“Сүрәкә” репертуарын җирле керәшен җырулары белән баету да, ансамбльгә йөрүчеләрдән һәркайсының үз тормышларындагы проблемаларны хәл итү дә җәмгыять җитәкчесе җилкәсендә дип әйтсәм, арттыру булмас. “Без – затлы керәшеннәр, тату бер гаиләдәй, бер-беребезгә терәк булырга тиешбез”, – дип кабатларга яратучы Тамара Алексеевна бу сүзләрен эше белән раслый. 2009 елда халык исеме бирелгән “Сүрәкә”нең төрле еллардагы җитәкчеләре Анна Бутяева, Галина Сабирова, Валентина Тупаева өчен дә ул һәрвакыт терәк булды. Валентина чын дөньяга күчкәч, “Сүрәкә”не Ольга Вәлиуллинага тапшырды. “Керәшеннең үз кешеләре беткәндер инде”, дип, аның бу адымын өнәмәүчеләр дә булды ул чагында. Вакыт Тамара Алексеевнаның хаклыгын тагын раслады. Бер-ике ел эчендә Ольга керәшен ансамбльләре санын 8гә җиткерде.

Тарихны барлыйбыз икән инде, 19нчы мәктәптә керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенә урын бирелеп, фольклор музей оештырылганын да телгә алу дөрес булыр. Анда, галимнәр катнашында, республика күләмендәге семинарлар уздырылды. Бу музейны Петербург университеты студентларының фольклор экспедициясе дә күреп китте. 2011 елны Кушай авылына килгән чит ил студентлары керәшен культурасы, җәмгыять эше белән таныштылар. Зур Афанас авыл җирлегендә керәшен яшьләре форумы уздырылып, Владислав Домолазов яшьләр оешмасы җитәкчесе итеп сайланды. Шәһәрдә Халыклар дуслыгы йорты ачылгач, ул керәшен җәмгыятенең дә үз йортына әйләнде. Һәм Тамара Баһаветдинованың турыдан-туры җитәкчелегендә заманча бизәлеп, тиешле экспонатлар белән тулыландырылды. Бирегә килүче кунаклар шәһәр төзелеше кысрыклаган Актүбә, Чәбия авыллары тарихы, керәшеннәрнең көнкүреше белән таныша алалар. Кунакларга Түбән Кама шәһәре керәшеннәре тормышы турында узган гасырның шушы кала төзелеше башланган чорыннан алып сөйләргә булыр иде. Түбән Кама шәһәрен салучылар өчен вакытлы яшәү урыны булган Төзүчеләр поселогын төзергә 1960 елның 17 ноябрендә Илтән-Бута керәшене Трофим Бояров җитәкчелегендә бригада килгән бит (беренче чана поездына кадәр үк!). Моны Түбән Кама үз тарихыннан сызып ташламаска тиеш!

Җирле керәшен җәмгыятенең бүгенге көндәге горурлыгы булып, шәһәрдә керәшен чиркәве төзелеше дәвам итә. Кичәдә ясаган чыгышында Тамара Алексеевна: “Чиркәүне булдыклы карендәшебез Валерий Иванов җиткерә. Улыгызны асыл керәшен итеп үстергәнегез өчен, Мария түти, сезгә зур рәхмәт! Аллага шөкер, уңышларыбыз җитәрлек: 8 ансамбльдә 100дән артык кеше бар. Шуларны бөтереп йөртүче – Ольга Вәлиуллина, аның ире Рафис – музыка операторы, ике кызлары да бии. Уң кулым, һәр эштә ярдәмчем Эльмира Гыйльметдиновага рәхмәтем зур”, – дип сөйләде. Чыгышыннан соң, бер төркем керәшен активистларына җирле җәмгыятьнең юбилее уңаеннан ясалган истәлек медальләре тапшырды.

Фото: А.Муклаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев