Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Ефремова «Sak-sok» перформансы белән хореографлар конкурсында катнаша

Тамашалар 14, 15 октябрьдә Мәскәүнең «Гоголь-центр» сәхнәсендә һәм 18 октябрьдә Санкт-Петербургта булачак

Яшь җырчы Татьяна Ефремова «Алтын битлек» лауреаты, хореограф Нурбәк Батулланың «Sak-sok» перформансында Context. Diana Vishneva яшь хореографлар конкурсында катнаша. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Конкурсны оештыручылар 100дән артык гариза арасыннан биш проектны сайлап алганнар. Тамашалар 14, 15 октябрьдә Мәскәүнең «Гоголь-центр» сәхнәсендә һәм 18 октябрьдә Санкт-Петербургта — Борис Эйфманның Балалар бию театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

«Sak-sok» перформансы шул исемдәге татар халык бәетенә нигезләнгән. Бәеттә ук аркасында талашып әниләре тарафыннан каргалган ике малай турында сүз бара. Алар кошларга әвереләләр һәм беркайчан да очраша алмыйлар. Әниләре дә каргышын үзгәртә алмый…

Перформансның солистлары — Нурбәк Батулла, Марат Казыйханов. Музыкант — Ислам Вәлиев, вокал — Татьяна Ефремова. Ут, медиа — Рәшит Османов. Перформанста катнашучы музыкантлар сэмплерда, думбрада уйныйлар, бәетне көйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев