Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Татмедиа» җитәкчеләре Брестта булды һәм керәшен герое Гаврилов турында китап чыгачагын әйттеләр

«Татмедиа» медиахолдингы делегациясе Брест мемориалы һәйкәлләрен һәм тарихи арт-объектларын өйрәнү өчен Беларусьның Брест шәһәрендә булды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килеште. Алар шулай ук Татарстанның Питрәч районында туган Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның 125 еллыгын 2025 елның 30 июнендә бәйрәм итүгә багышланган чаралар турында фикер алышты.

«Рус җәмгыяте» республика иҗтимагый берләшмәсенең Беларусь мәгълүмат үзәге җитәкчесе Валерий Смирнов медиахолдинг вәкилләре белән әңгәмә вакытында бу көнне тантаналы митинглар уздыру планлаштырылуын хәбәр итте.

Алар Беларусьның һәм Россиянең берьюлы берничә шәһәрендә: Брест шәһәрендә Гаврилов кабере янында, Казанда аның истәлеген мәңгеләштерү урыны — мемориаль такта янында, геройның кече ватаны Питрәч районы Әлбәдән авылында һәйкәл янында узачак. Геройны Краснодарда аның хөрмәтенә куелган мемориаль такта янында да искә алачаклар.

Моннан тыш, Смирнов сүзләренчә, Россия һәм Беларусь яшьләреннән уртак мемориаль отряд оештыру, уртак вахта ясау планлаштырыла.

«Бездә монда Брест крепосте янында республика патриотик үзәге төзелә. Яшьләр бер ай дәвамында Брест крепосте янында бергә эшли, тәҗрибә уртаклаша алачак», — дип хәбәр итте Валерий Смирнов.

Советлар Союзы Героеның 125 еллыгына тулы бер мәкаләләр циклы әзерләнә, шулай ук Петр Гаврилов истәлеген мәңгеләштерү эше турында фильм чыгачак. Проектны өч ел дәвамында эшлиләр.

«Татмедиа» АҖ җитәкчесе Шамил Садыйков «Сражается крепость» китабын яңадан бастырырга вәгъдә итте. 1975 елда йомшак кәгазьдә чыккан китап бер тапкыр да яңадан бастырылмаган, китапханәләрдә ул калмаган диярлек. «Без Айдар Сәетгәрәй улы белән хәзер фикер алыштык, китапны яңадан бастырырга планлаштырабыз», — дип ышандырды Садыйков.

Татарстанның Питрәч районы белән Беларусьның Брест шәһәрен Брест крепостен саклаучы Петр Гаврилов берләштерә. Ул Питрәчнең Әлбәдән авылында туа, ә Брестта Советлар Союзы Герое була. Аны васыяте буенча шунда ук җирләгәннәр дә.

Майор Петр Гаврилов 1941 елның 22 июненнән 23 июленә кадәр Брест крепостенең Көнчыгыш форты оборонасы белән җитәкчелек итә. Ул төрле часть һәм подразделениеләрнең исән калган барлык сугышчыларын һәм командирларын үз тирәсенә туплый алган.

Айдар Сәлимгәрәев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе кичә Минскига эш сәфәре белән «Беларусь телеграф агентлыгы» РУП (БелТА) белән хезмәттәшлек турындагы меморандумны имзалау өчен килде. Медиаменеджерлар БелТА агентлыгында, Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда, Брест крепосте янында булды һәм татар диаспоралары вәкилләре белән очрашты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев