Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Ефремова: Әлфия Авзалова үз репертуарына керәшен җырларын да керткән

Бу сүзләрне ул Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Әлеге матбугат конференциясе 12 апрельдә "Татмедиа"да узды. Анда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, конкурсның жюри рәисе Салават Фәтхетдинов, Әлфия Авзалованың кызы, аның исемендәге фонд президенты Зөлфия Авзалова, Мәдәният министрлыгы вәкиле Нурия Хашимова һәм Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурс лауреаты Татьяна Ефремова катнашты.

Чарада Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурска әзерлек этаплары, татар милли җырының бүгенге хәле турында сөйләштеләр. 

"Сүземне үпкәдән башлыйм. Илһам абый белән Әлфия апаның рейтингы бүген иң түбән дәрәҗәдә тора. Бу чын татар стиле. Бигрәк тиз бөтен нәрсәне онытабыз: яхшыны да, яманны да! Бу, кызганычка каршы, безнең яшәү рәвеше. Кеше әлеге фестивальгә эләгү турында хыялланырга тиеш. Ә Әлфия апа турында кызы Зөлфия тынгысыз булганга күрә онытмыйлар. Илһам абыйны максатчан онытабыз. Бу – коточкыч! Әллә бар, әллә юк», – дигән фикер әйтте Салават Фәтхетдинов.

Талантлы җырчы Татьяна Ефремова әлеге конкурста үзен сынап караган кеше. Узган фестивальдә ул лауреат дәрәҗәсе алды. 

 “Конкурска әзерләнгәндә, Әлфия апаның иҗаты белән якыннан таныштым. Шуңа сөендем: Әлфия Авзалова концертларында үз репертуарына керәшен җырларын да керткән икән. Димәк, ул халыкара дуслыкны ныгыткан. Аның 17 телдә җырлавы да сокландыра. Бүген татар эстрадасында андый җырчылар юк. Әлфия апа – яшьләргә якты маяк, аның кебек булырга омтылырга кирәк”, - ди Татьяна.

Карендәшебез Татьяна матбугат конференцияендә Әлфия Авзалованың репертуарында булган "Суда балык йөзәдер..." керәшен халык җыруын да башкарды. 

  • Фестивальгә гаризалар 22 майга кадәр кабул ителә. Бәйгенең икенче туры 2023 елның 9 сентябрендә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә була. Гала-концерт Әлфия Авзалованың 90 яшьлеге уңаеннан, 23 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак.

Фотолар: Солтан Исхаков.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев