Татарстанга әбиләр чуагы килә
Хәбәрләр

Татарстанга әбиләр чуагы килә

Кыраулар булуга карамастан, көндез республика территориясендә термометр баганасы +21 градуска кадәр күтәреләчәк

Бу атна уртасында Татарстанга көтеп алынган әбиләр чуагы киләчәк.  Моның турында Татарстан республикасының гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

23 сентябрьдә, төнлә +6-11 градус, көндез +13, +18 градуска кадәр җылыначак, дип билгеләп үтә синоптиклар.Төнлә урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

24 сентябрьдә, +15, +20 градус җылы булачак. Кайбер районнарда урыны белән томан төшәчәк.

Метеорологлар атна ахырына кадәр төбәктә аз болытлы һәм коры һава торышы сакланыр дип фаразлый.

 

Фото:pixabay.com

 

 


Нет комментариев