Октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак
Татарстанда коры һәм җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Төнлә +2..+7 градус җылы булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә республикада уртача тәүлеклек һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югарырак булачак.
Фото: Алиса Спиридонова
Нет комментариев