Татарстанда үлүчеләр саны кимегән
Хәбәрләр

Татарстанда үлүчеләр саны кимегән

Федераль дәүләт статистикасы материалларыннан күренгәнчә, узган елның шул ук чорында Татарстан Республикасында 16 925 кеше үлеме теркәлгән

2022 елның дүрт аенда Татарстанда үлүчеләр саны 16 444 кеше тәшкил иткән. 2021 елның гыйнвар-апрель айлары белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2,8 процентка кимегән.

Федераль дәүләт статистикасы материалларыннан күренгәнчә, узган елның шул ук чорында Татарстан Республикасында 16 925 кеше үлеме теркәлгән.

2022 елның апрелендә республикада 3 427 кеше үлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,9 процентка кимрәк.

Элек быел гыйнвар-апрель айларында Татарстанда туучылар саны шулай ук кимегәнлеге хәбәр ителгән иде. Әлеге күрсәткеч 8,5 процентка ким.

ТИ

Фото: unplash.com


Нет комментариев