Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда юл йөрү өчен социаль билет бәясен арттырырга җыеналар

2025 елда Татарстанда олылар һәм балаларга юл йөрү социаль билет бәясен арттырырга җыеналар. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Карар кабул ителгән очракта, киләсе елда юл йөрү өчен бердәм социаль билетны тулыландыру бәясе — 630 сум, ә балаларныкын тулыландыру бәясе 384 сум тәшкил итәчәк. Агымдагы, 2024 ел белән чагыштырганда ул 25 һәм 15 сумга арта.

Быел юл йөрү билетларының бәясе 2023 ел белән чагыштырганда 24 һәм 15 сумга арттырылды.

Документны Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән, шушы ук ведомствога аның үтәлешен контрольдә тоту вазифасы да йөкләнәчәк. Экспертиза 27 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев