Татарстанда һава торышы начарлана
Якын көннәрдә Татарстанда яңгыр, җепшек кар фаразлана, ә атна азагына һава торышы тагын да начарлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр.
Октябрьнең соңгы көннәрендә төбәктәге һава торышына төньяк циклонның атмосфера фронтлары йогынты ясаячак. 29 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр һәм җепшек кар, томан булырга мөмкин. Төнлә -2..+3 градус көтелә, көнчыгышта -6 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез +1..+6 градус көтелә. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе ихтимал.
30 һәм 31 октябрьдә һава болытлы була. Яңгыр, җепшек кар ява. Пәнҗешәмбе секундына 15-18 метр тизлек белән исүче көчле җил фаразлана. Төнлә -1..+4 градус, көндез +1..+6 градус көтелә. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә янәдән бозлавык хасил булу ихтимал.
Җомга һәм шимбә, 1 һәм 2 ноябрьдә, чираттагы циклон төбәккә һава торышы начараюны алып килә. Яңгыр, җепшек кар һәм кар көтелә. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Термометр баганалары төнлә -4..+1 градус күрсәтә, ә көндез 0..+3 градустан югары күтәрелми. Бозлавык булу ихтимал.
«Фобос» һава торышы үзәге хезмәткәре Евгений Тишковец фаразы буенча, ноябрь башында Россиянең үзәк өлешендә, шулай ук Идел буе төбәгендә кар ишеп явачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев