Татарстанда балалар күп туа
Хәбәрләр

Татарстанда балалар күп туа

Безнең республикада январь-март айларында 8 мең 879 бала туган.

Татарстанда бу елның беренче кварталында, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 26 балага азрак туса да, Идел буе федераль округындагы башка төбәкләргә караганда күбрәк.

Март аенда республикада 1 мең 607 пар ЗАГСта язылышкан (үткән елның өченче аеннан 9,2 процентка күбрәк ). Шул ук айда 1 мең 368 пар аерылышкан (узган елның язына караганда 8,3 процентка артык).

 

 


Нет комментариев