Татарстанда 28 градуска кадәр салкыннар көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда 28 градуска кадәр салкыннар көтелә

10 декабрьдә республика юлларында бозлавык булырга мөмкин

10 декабрьдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз», диелгән хәбәрдә.

Шулай ук төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчүчән акрын җил исәчәк.

Төнлә 15-20 градуска кадәр салкын булачак, аязганда 28 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез 9-14 градус салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

 


Нет комментариев