Татарстанда  -24 градуска кадәр салкынайта
Хәбәрләр

Татарстанда -24 градуска кадәр салкынайта

Бүген, 7 мартта, Татарстанда салкынайтыр дип көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы −19..-24 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә явым-төшем көтелми. Иртән һәм көндез урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Шулай ук көндез җил тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитү ихтимал.

Төнлә һава температурасы −12..-17 градус була, әмма аязганда −19..-24 градуска кадәр төшүе көтелә. Көндез һава температурасы −2..-7 градус фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев