Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан журналисты Владимир Путинга нинди сорау бирде?

Россия Президенты Владимир Путин ни өчен Казан БРИКС саммиты уздыру урыны буларак сайланганын аңлатты. Бу хакта ул 14 декабрь көнне булган туры элемтә барышында сөйләде.

«Татарстан – бөтен ил өчен үрнәк булган, яхшы гына үсеш алучы төбәк. Анда конфессияләр һәм милләтләр арасында мөнәсәбәтләр нык, шуңа күрә 2024 елда БРИКС саммитын уздыру нәкъ менә Казанга ышанып тапшырылды», – диде Путин «Татар-информ» хәбәрчесе Артур Халиулов соравына җавабында. Шулай ук Илбашы Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев эшчәнлеген дә, хәзерге җитәкчебез Рөстәм Миңнеханов эшчәнлеген дә югары бәяләде, дип хәбәр итә "Шәһри Казан"

«Татарстан бик яхшы үсеш ала, ә Казан – иң яхшы үрнәкләрнең берсе. Яхшы шартлар тудырылган. Республика җитәкчелеге яхшы эшли. Шулай ук, республикада халыкның эчке культурасы дәрәҗәсе сокландыра һәм хөрмәткә лаек», – диде Президент. Ул Татарстанда инфраструктура да яхшы үсеш алуын билгеләп үтте. Казан спорт, сәяси чараларны да уңышлы үткәрде, шуңа күрә үзенә җәлеп итеп тора, ди Путин.

«Үзенең һәм партнерларының мәнфәгатьләрен күздә тотып эш иткән, беркемгә үзенекен такмаган, хәрби блоклар булдырмаган, ә бердәм нәтиҗәле үсешкә шартлар тудырган илләр турында сүз бара. Киләсе елда БРИКС рәисе буларак Россиянең эше шуңа багышланачак», – диде Владимир Путин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев