Бүген, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм журналистлар Керәшен үзәгендә булды
Премьер-министр урынбасарын Республика керәшен иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, галим-фольклорчы Геннадий Макаров, керәшен хәрәкәте ветераны, әлеге бинаны сафка бастыруга зур өлеш керткән Илья Михайлов һәм "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков каршы алды. Васил Шәйхразиев Керәшен үзәгенең бинасы һәм аның функциональ мөмкинлекләре белән танышты.
Әлеге очрашудан видеорепортаж тәкъдим итәбез.
Нет комментариев