Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тамчыдан күл җыела

Түбән Кама районының Зур Афанас авылы мәдәният йортында “Сиңа шатлык бүләк итәм” дигән чара оештырыла.

Дүртенче мәртәбә уздырыла  торган бу фестиваль-концертның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм, шулай ук, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре арасыннан гаиләләрендә физик мөмкинлеге чикле кешеләр булганнарына ярдәм итү. Хәйрия концертына бер билет та сатылмый. Аның каравы, концерт үзе 7 апрельдә генә булса да, инде авыл мәдәният йортында махсус куб-тартма куелган. Килгән һәрбер кеше, мөмкинлегеннән һәм теләгеннән чыгып, үзеннән өлеш чыгара ала.

Бу хәйрия концертында керәшен җырулары һәм биюләре дә булачак. Анда Лидия Якушева (Чеботарева) җитәкчелегендәге “Серле мәләнчек” керәшен фольклор ансамбле катнаша. Шулай ук, “Тулпар” халык бию һәм җыр ансамбле (җит. Илдар Шәяхмәтов) керәшен биюен бии. Тамашачы Лариса Басыйрованың да керәшен җыруларын ишетер. “Киндеры”, “Карамельки”, “Вдохновение” хореография коллективлары, “Капелла” вокал ансамбле, танылган җырчылар да катнашырга тиеш.

– Махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларга хезмәт хакы түләнә, аларга нинди ярдәм итү ул, дип әйтүчеләр дә бар. Без аларга акча җибәрмибез. Ә маскировка челтәре үрү, бияләй һәм оекбаш бәйләү өчен җеп, шулай ук, башка кирәк-ярак алабыз. Афанас авылы мәдәният йорты кармагында хатын-кызлар клубы эшли. Анда йөрүчеләр маскировка челтәрләре үрәләр, оекбашлар бәйлиләр. СВОдагыларга беренче мәртәбә хәйрия ярдәме күрсәтү бу. Моңа кадәр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре арасыннан гаиләләрендә физик мөмкинлеге чикле кешеләр булганнарына ярдәм ителде, – дип сөйләде шушы фестиваль-концертны оештыручыларның берсе булган танылган җырчы Лариса Басыйрова. – Афанас мәдәният йорты белән берлектә һәр елның язында оештырыла торган концертларның беренчесендә җирле артистлар катнашты. 2021 елны Казаннан “Бәрмәнчек” ансамбле булды. 2022 елны Чаллы шәһәреннән үзенең “Карендәшләр” керәшен халык фолькор ансамбле белән Виталий Агапов килде. Ул әле үзе дә куб-тартмага акча салып, тамашачыга үрнәк күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев