Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Сәяр" ансамбле солистлары экспертларга SEYARFEST проектын тәкъдим иттеләр

Фестивальне оештыручылар 2022 елда тамашачылар санын 1500гә кадәр арттырырга һәм 50 турист кабул итәргә телиләр

Керәшен Сәрдәсе авылыннан "Сәяр" халык ансамбле солистлары Питрәчкә килгән республика экспертларын (тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, төзелеш һәм туризм өлкәсе вәкилләре) SEYARFEST проекты белән таныштырганнар. Бу көнне питрәчлеләр экспертларга үз авылларында тарихи истәлекләрне саклау буенча 27 проект тәкъдим иткәннәр. Бу турыда "Алга" газетасы хәбәр итә.

SEYARFEST беренче тапкыр 2019 елда оештырылган. Ул вакытта чарада 400 кеше катнашкан. "2022 елда без тамашачылар санын 1500гә кадәр арттырырга һәм 50 турист кабул итәргә планлаштырабыз. Традицион формада ярышлар уздырачакбыз, керәшен көнкүреше күргәзмәләре, чигү, милли аш-су һәм бизәнү әйберләре әзерләү буенча мастер-класслар, борынгы әйберләр һәм сувенирлар ярминкәсе эшләячәкбез", - дип сөйләделәр Айдар Мәннапов һәм Маргарита Петрова.

Экспертлар тормышка ашырырга мөмкин булган проектларны сайлап алачаклар.

Фото: "Алга"

#Сәярфестны популярлаштыру  

 

«Сәяр» керәшен вокаль ансамбленең төп максаты – халыкның мәдәниятен һәм үзенчәлеген саклау. Алар инде күпләргә билгеле булган керәшеннәрнең милли мәдәнияте фестивален - Сәярфестны тәкъдим иттеләр. Ул 2019 елда барлыкка килгән. Ул вакытта чарада 400 кеше катнашкан.

2022 елда без тамашачылар санын 1500гә кадәр арттырырга һәм 50 турист кабул итәргә планлаштырабыз. Традицион формада ярышлар уздырачакбыз, керәшен көнкүреше күргәзмәләре, чигү, милли аш-су һәм бизәнү әйберләре әзерләү буенча мастер-класслар, борынгы әйберләр һәм сувенирлар ярминкәсе эшләячәк, - дип сөйләделәр Айдар Мәннапов һәм Маргарита Петрова.

Тулырак: http://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/pitrchlelr-tarikhi-mdniyatne-ster-buencha-z-proektlaryn-tkdir-ittelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев