Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә туган якка багышланган концерт булган

Виталий Агапов концертның кунагы булган

Зәй районында 2021 ел туган як елы дип игълан ителгән. Шул уңайдан Сәвәләй авыл клубында Т“Сәвәләем – туган бишегем” дип аталган концерт булды.

Сәвәләй клубында авыл халкы, күренекле якташлар, кайткан кунаклар җыелды.

“Без - сәвәләйлеләр районда беренчеләрдән булып, “Туган ягым – минем горурлыгым” район фестивален ачып җибәрдек. Без авылдашларын хөрмәт итеп читтән кайткан Сәвәләй җирлегеннән чыгучыларга, бәйрәмгә килүчеләргә рәхмәтләребезне белдерәбез. Авыл җирлеге башлыгы Петр Уразайкин һәр башлангычыбызны күтәреп алыып, безгә ярдәм итә.  Без аның белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Матур традиция булып бу бәйрәм озак яшәсен иде әле, Сәвәләй җирлегендә яшәүче нык тормышлы тырыш халык андый бәйрәмнәргә һичшиксез лаек,” - ди  мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Кемнәр генә булсак та, кайда гына торсак та,  туган як үзенә тарта. Ә шушы җирлектә туып-үскән, гомерләрен иҗат эшенә багышлаган якташлар булу авылдашларында  горурлык хисләре уята. Татарстанның халык артисты Виталий  Агаповның да Сәвәләй егете булуын  күпләребез белә. Виталий Васильевич  Чаллы шәһәрендә яшәсә дә, авылны онытмый, буш вакыт булуга туган авылына ашыга. Заманында ул авыл әбиләреннән “Сәвәләй” фольклор  җыр ансамблен туплап, керәшеннәрнең борынгыдан килгән җыр-моңнарын халык күңеленә җиткерү юлын тапкан иде. Әлеге ансамбль Татарстанда гына түгел, ә республикабыздан читтә дә танылды. Шулай ук “Их, Сәвәләй, Сәвәләй, ерак түгел бездән Зәй” дип, туган авылының данын еракларга яңгыратты. Виталий Агаповның иң зур хыялы туган авылында чиркәү төзү иде. Әлеге башлангычны район башлыгы Разиф Кәримов та хуплап алды. Барлык авыл халкы бу изге эшкә үз өлешен кертте. Кемдер акчалата ярдәм итсә, кемдер башкачарак булышты, ир-атлар төзелештә, хатын-кызлар эшчеләрне ашатты. Изге йорт  ишекләрен  ачып,   халыкка игелекле эш күрсәтер дип ышанып каласы килә. Виталий Агапов авылдашларын хөрмәтләп кичәгә кайткан иде. Әлбәттә инде, ул аларга иң матур җырларын бүләк итте.

Сәвәләйдә туып үсеп, зур уңышларга ирешкән, танылган якташлар да шактый. Алар -  СССРның Чит илләр министрлыгында эшләгән, дипломат Кузьма Долгов, тарих фәннәре докторы, профессор Анатолий Смирнов,  ветеринария фәннәре докторы, Омск авыл хуҗалыгы институты ректоры, профессор Алексей Ефимов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Хезмәт миграциясе мәсьәләләре бүлеге башлыгы  урынбасары Юрий Москов, бүгенге көндә Севастополь шәһәрендә яшәүче адмирал Николай Пляшев, Әлмәт шәһәрендә балалар хирургы булып хезмәт куючы Иван Смирнов.

Авыл хуҗалыгы тармагында да сәвәләйлеләр үрнәк булып торалар. Сәвәләй авылында кендекләре белән җиргә береккән механизаторлар шактый. Шундый хезмәт алдынгылары дип Бутяевлар династиясен атарга була.  Терлекчелектә җанын-тәнен биреп эшләп лаеклы ялга чыккан терлекчеләр дә кичә барышында зур хөрмәт белән искә алынды. Алар хөрмәтенә иң матур җырлар башкарылды.  Шулай ук балаларга белем биргән, аларны олы тормыш юлына озаткан укытучыларга, озак еллар җитәкче урыннарда хезмәт куйган авыдашларына  зур рәхмәт сүзләре җиткерелде. Сәвәләйдә  үрнәк гаилә булып бергә озак еллар бергә матур тормыш итүче парлар, юбилярларны да котлап, концерт  номерлары бүләк ителде.

Бәйрәмдә моңаеп та, җырлап-көлеп тә алдылар, рәхәтләнеп гөрләштеләр, хәтер сандыкларын актардылар.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев