Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй үзешчәннәре Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” әкият-пьесасын сәхнәләштерде

“Тел бишеге – театр” Зәй районы фестивале тамашачыларга күңелле тамашалар бүләк итә, яңалыклар алып килә

Әсәр Зәй районы мәдәният идарәсе  һәм район мәдәният йорты республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  игълан иткән “Тел бишеге -  театр” фестивале кысаларында сәхнәләштерелеп, тамашачыга тәкъдим ителде. 

...Үзенең моң-зарлары белән алан уртасына Убырлы чыкты. Шул мизгелдән тамашачы әкият геройлары белән бергә яшәде, дисәк тә, дөрес булыр. Убырлының ялкау кызлары рольләрен башкаручыларның осталыгына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына исең китәрлек иде. Барлык үзешчәннәрнең һәр хәрәкәте, киеме, бөтен барлыгы белән рольгә кереп уйнавы – барысы бергә образ тудыруда уңышлы элементлар булды.

-“Тел бишеге – театр” фестивале тамашачыларга   күңелле тамашалар бүләк итә, яңалыклар алып килә. Һәр актер үз образына туры килеп сайланды.  Куелган таләпләргә туры килә торган декорация булдырылды, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.     

Валентина  Фомина  (Убырлы), Ләйлә Сабаева (Йорт иясе), Энҗе Арсланова (Җилбикә), Элина Лаврова (Йокыбану), Денис Лавров (Акколак), Федя Петров (Актәпи)  рольләрне күңелләре аша үткәреп, тамашачыга  уңышлы җиткерделәр.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев